“ТИПКА” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә агроном-апробаторлар (сынау уздыручылар) өчен укулар оештырылды

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен сынау буенча агроном-апробаторлар (сынау уздыручылар) өчен укулар башланды.

Уку курслары барышында хәзерге шартларда авыл хуҗалыгының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен сынау, авыл хуҗалыгы культураларын зоналаштыру, урып-җыюлардан соң орлык материалын эшкәртү, чәчүлекләрнең карантин чүп үләннәре белән чүпләнүен, корткычлардан һәм авырулардан зарарлануын ачыклау мәсьәләләре каралачак.

Укуларның практик өлешендә анда катнашучылар алган белемнәрне ныгыту өчен «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларына чыгачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International