Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландия-Россия терлекчелек фонды арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды

2016 елның 2 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нидерландия-Россия терлекчелек фонды идарәсе әгъзасы Йерун Кейзер белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Рацин» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Россия Федерациясендә Нидерландия илчелегенең авыл хуҗалыгы һәм икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Филип де Йонг катнашты.

Мәртәбәле кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сәламләде. «Безнең Министрлыкта Нидерландия Корольлеге кунаклары белән авыл хуҗалыгын үстерү буенча тәҗрибә алмашу күркәм традициягә әверелеп бара», – дип билгеләп үтте ул.

Министр әйтүенчә, Татарстаннан унлап компания инде күптән Голландия бизнес-структуралары белән хезмәттәшлек итә. Болар: «Камский бекон» ҖЧҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Красный Восток Агро» ИК ҖЧҖ һәм башкалар. Елга 10000 тоннага кадәр витаминлы минераль азык өстәмәләре (премикслар) чыгару буенча «DSM Nutritional Rus» ҖЧҖ уртак предприятие дә бар.

«Тагын Голландия техникасының һәм технологиясенең киң җыелмасы кулланыла торган бәрәңге җитештерү буенча махсуслашкан хуҗалыклар бар», - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Нидерландия-Россия терлекчелек фонды идарәсе әгъзасы Йерун Кейзер очрашу өчен рәхмәт белдерде.«Нидерландия-Россия терлекчелек фонды әгъзалары инвестицияләр, технологияләр, уку һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер», - диде ул.

«Белгечләрне укыту, сөт терлекчелегендә, кошчылыкта, дуңгызчылыкта аларны югары технологиялепроцесслар белән идарә итүгә әзерләү – болар барысы да нәтиҗәле бизнес өчен бик мөһим», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Россия Федерациясендә Нидерландия илчелегенең авыл хуҗалыгы һәм икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Филип де Йонг яклар арасында хезмәттәшлек урнаштыруның нәтиҗәле булуына ышаныч белдерде.

Очрашу кысаларында яклар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландия-Россия терлекчелек фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Әлгедокумент Татарстан Республикасы һәм Нидерландия-Россия терлекчелек фонды арасында терлекчелек, үсемлекчелек, азык-төлек продуктлары җитештерү һәм эшкәртү, шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын модернизацияләүгә һәм аның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән башка эшчәнлек төрләре өлкәләрендә уртак хезмәттәшлек итү нияте булуын раслый.

Белешмә өчен.  Нидерландия Корольлеге икътисады, чагыштырмача зур булмаса да, әмма югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы секторына ия булуы белән аерылып тора. Дөньяның 0,008% коры җирен биләп, Голландия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча дөнья күләмендә өченче урында тора (АКШ һәм Франциядән кала).

Татарстан Республикасы АПК белгечләре еш кына Голландиядә укып, белемнәрен, күнекмәләрен арттырып кайталар. Шулай ук Татарстанда да Голландия белгечләре катнашында терлекчелек буенча укыту семинарлары оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International