Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын 50 башка җиткерүне планлаштыра

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Микулино авылыннан Владимир Вишневский крестьян (фермер) хуҗалыгы бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны 26 баш исәпләнә, шул исәптән 15 баш савым сыеры. Тагын ике ат та бар.

«Савылган сөтнең 140 литрын һәркөнне сөт заводына китерәбез. Эре мөгезле терлекләр санын киләчәктә 50 башка җиткерүне планлаштырабыз», - дип сөйләде Владимир Вишневский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International