«Зәй» агрофирмасы ҖЧҖенең Бура-Киртә бүлекчәсендә бер сыердан тәүлеклек савым бу көннәрдә 26 килограммга җитә. Һәркөнне 7,3 тонна сөт савып алына.Комплекста 277 савым сыеры бар.
«Зәй» агрофирмасы ҖЧҖенең баш зоотехнигы Евгений Маршев әйтүенчә, терлекләрнең рационы төрләндереп торыла: аларга сенаж, силос, печән, майлы культуралар сыгынтысы, премикслар, катнаш азык бирелә. «Савымны арттыру өчен тагын терлекләрне карауның ничек оештырылуы да бик мөһим, – дип саный ул. – Сыерлар бездә, продуктивлылыгына карап, өч төркемгә бүленә. Аларны карау да шуннан чыгып оештырыла», - диде ул.