Татарстанда 280 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов, үсемлекләргә үсү өчен әлегә һава шартлары бик яхшы тора, дип билгеләп үтте. Көзге культуралар чәчәк атып бетерә инде. Министр әйтүенчә, быел баша җыю чорында һава шартлары әйбәт булды, әмма төрле авырулар һәм корткычлар саны артты.
«Шушы көннәрдә тиз арада һәм бөтен җирдә корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш һәм яфрак аша тукландыру буенча кайбер технологик операцияләрне башкарып өлгерергә кирәк», - диде ул.
Марат Әхмәтов азык әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Беренче чабым печән әзерләү дәвам итә. Бүгенгә республикада 280 мең тонна (2015 елга караганда 20% күбрәк) азык әзерләнгән. Азык әзерләү буенча алда баручы районнардан Зәй, Сарман, Нурлат, Актаныш һәм Азнакай районнарын әйтеп китәргә кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Әгерҗе, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чистай, Апас, Питрәч муниципаль районнары җитәкчеләренә азык культураларын җыю темпларын тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Марат Әхмәтов, бер айдан республикада урып-җыю кампаниясе башлана, дип ассызыклады. 1,9 млн. гамәйданнан уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Министр әйтүенчә, ашлык җыю комбайннары паркы елдан-ел кими. Быел кырларга 3400 комбайн чыгачак (10 ел элек аларның саны 6000 берәмлеккә җитә иде).Республика буенча 1 комбайнга уртача йөкләнеш 540 га тәшкил итә. Ә кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч 1 мең гектарга җитә. Суктыру комбайннарына зур йөкләнеш төшә торган районнарга бик әйбәт һава шартларында да урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен 2 айлап вакыт кирәк, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
«Урып-җыю кампаниясе чорында 1,2 млрд. сумгы якын запас частьләр һәм ремонт материаллары кирәк булачак. Дилерлар-кайтаручылар складларына 820 млн. сумлык материала кайтарылган инде, әмма бүгенгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бары тик шуның дүртән берен генә алган әле. Запас частьләр сатып алуга вакытында заявкалар бирмәгән хуҗалыкларда аларны кайтару сроклары буенча проблемалар барлыкка килергә мөмкин», - дип кисәтте министр.
Ул шулай ук, яңа комбайннар алырга теләүчеләр өчен «1432» программасы эшләвен искә төшерде, аның нигезендә үзебездә җитештерелгән техниканы 25 % ташлама белән сатып алырга мөмкин. ТагынРосагролизинг, «ОПТ» («Техника паркын яңарту») программасы һәм «40/60» республика программасы схемасыннан файдаланырга да мөмкин булуын искәртте министр.