2016 елның 25 июнендә Скорлупино Утарында (Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылы) «Скорлупино» йомырка фестивале узачак.Аның талисманы - «Малыш Ско».
Фестивальнең программасы бик кызыклы булырга тора, анда: йомырка һәм тавык курчаклары парады, театральләштерелгән тамаша оештыру күздә тотыла, «Йомырка күргәзмәсе» булачак, анда бүгенге рәссамнарның эшләре, тавык каурыйларыннан, йомырка кабыгыннан, текстиль һәм керамикадан ясалган әйберләр кула. «Йомырка агачы» куелачак - анда фестивальгә килүчеләр йомырка элеп куеп, иң яшерен теләкләр тели алалар. Шулай ук йомыркадан ашамлыклар әзерләү һәм аларны тәкъдим итү буенча мастер-класслар үткәреләчәк, татар эстрадасы йолдызлары һәм республиканың иҗат коллективлары катнашында җырлы-биюле программа булачак.
Фестивальдә кошчылык фермаларының яшь хезмәткәрләре Татарстан Республикасының иң яхшы кошчылык хуҗалыгы исеменә алу өчен бәйгеләрдә катнашачаклар.
Олырак яшьтәгеләр өчен халык уеннары оештырыла, балалар өчен махсус зона булдырыла, анда аниматорлар балаларны йомыркадан төрле әйберләр ясарга өйрәтәчәкләр һәм «Ко-ко»-квест уенын уйнаячаклар.
«КоКоПарк» мәйданчыгында төрле кошлар булачак. Кунаклар һәм катнашучылар арасында тотып карап була торган зоопарк һәм «Страусиный рай» (“Тәвә кошы фермасы”) фермер хуҗалыгы була.
Оештыручылар сүзләренә караганда, «Скорлупино» йомырка фестиваленә барарга теләүчеләр өчен Казан - Питрәч маршруты буенча түләүсез автобуслар булачак. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына фестивальгә 25 июньдә Казан шәһәренең көнчыгыш вокзалыннан (Аграрный ур., 8 йорт) 13.00 сәгатьтә китәргә мөмкин булачак. Аннан кире кайту рейсы (Питрәч – Казан) 18.00 сәгатькә билгеләнә.