«Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасында кош итен эшкәртү буенча яңа җитештерү комплексы төзелә

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бу елның март аенда «Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасында кош итен эшкәртү буенча яңа җитештерү комплексы төзелә башлады.

Яңа комплексның җитештерү куәте тәүлеккә 144 тонна тәшкил итә, ягъни елга 49 500 тоннага кадәр эшкәртергә мөмкин булачак. Объектны технологик җиһазлау өчен дөньякүләм әйдәүче җитештерүчеләрдән заманча җайланмалар сатып алынды. Заводда инновацион термоформ линияләре,автомат клипсаторлар һәм инъекторлар урнаштырылачак. Яңа җайланманың гомуми хакы 1,4 миллиардсумнан артыграк, ул завод төзелешенә инвестициләрнең гомуми күләменнән 53% тәшкил итә. Төзелешкә тотылган чыгымнар 2020 елга акланыр дип көтелә.

Яңа җитештерү комплексы – Россиядә аналоглары булмаган уникаль мәйданчык. Анда әзер продукция җитештерү буенча заманча автоматлаштырылган линия урнаштырылачак: гади, пешерелгән-ысланган казылыклардан һәм ярымфабрикатлардан алып төрле маринадларга, деликатесларга һәм каклаган ризыкларга кадәр булачак – гомумән алдагнда, 300 төрле продукция җитештереләчәк. Комплексны тулы көчкә эшләтү 2018 елга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International