Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Родина» күмәк хуҗалыгында бер сыердан уртача тәүлеклек савым 24 килограммнан артыграк

2016 елның 13 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Родина» күмәк хуҗалыгында бер сыердан уртача тәүлеклек савым бу көннәрдә 24 килограммнан артып китте. Монда һәркөнне 15,6 тонна сөт савып алалар.

Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны 2410 баш исәпләнә, шул исәптән 625 баш сыер бар.

«Сөт күләмен арттыруга күп факторлар тәэсир итә. Терлекләрнең рационында югары протеинлы азыклар – майлы культуралар сыгынтысы, шрот, экструдицияләнгән соя, югары сыйфатлы силос һәм печән. Хуҗалыкта 25 елдан артык генетиканы көчәйтү өстендә эш алып баралар. Кадрларга килгәндә, бездә бик тәҗрибәле терлекчеләр эшли», - дип сөйләде «Родина» күмәк хуҗалыгы баш зоотехнигы Илгизәр Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International