Татарстанның күпчелек районнарында хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Республика буенча 1 июньгә 8,3 мең тонна печән, 57,3 мең тонна сенаж, 0,08 мең тонна ботак азык әзерләнгән.
50,1 мең га мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган һәм җыелган, шул исәптән печән һәм сенаж - 37,7 мең га.
Бүгенгә иң күп печән Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында җыелган - 1,4 мең тонна, аннан кала Яңа Чишмә муниципаль районында - 1 мең тонна һәм Зәй муниципаль районында - 900 тонна.
Иң күп сенаж Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында әзерләнгән - 8,9 мең тонна тәшкил итә, Алексеевск муниципаль районында бу күрсәткеч - 7,1 мең тонна, Зеленодольск районында - 5,9 мең тонна, Әлки районында - 5,1 мең тонна, Әтнә районында - 5 мең тонна.
Шулай ук республикада чәчүлекләрне эшкәртү эшләре дәвам итә. Чүп үләннәргә каршы чаралар 1025,5 мең га мәйданда башкарылган, корткычларга һәм авыруларга каршы - 597,0 мең га мәйданда.