Кичә, 30 майда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай һәм Зәй районнарында «ТНГ-Групп» ҖЧҖ тарафыннан биләнүче авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә китерелә торган зыяннарны каплау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадһәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбип рәислегендә барды.
«ТНГ-Групп» ҖЧҖ – нефть разведкалау предприятиесе һәм ул, уңышка һәм туфракка зыян китерүне киметә торган җитештерү технологияләре кулланып, 2-4 атна дәвамында җирләрне биләп тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелә торган зыяннарның күләмнәрен билгеләде һәм аларны килештерү комиссиясендә раслады, шул исәптән, 2015 елгы бәяләргә 1.1 коэффициентын кулланып, “башкалар” категориясе өчен дә.
Киңәшмә йомгаклары буенча «ТНГ-Групп» ҖЧҖ һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җирләрне вакытлыча биләп торганда авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелә торган зыяннарны каплау бәяләре буенча башлангыч килешүгә ирештеләр.
Авыл хуҗалыгы җирләрендә тирән тәгәрмәч эзләре (колея) барлыкка килгән очракта, Биләнгән җирләрне рекультивацияләү регламенты нигезендә әлеге җирләрне биологик рекультивацияләүгә «ТатНИПИнефть» институты тарафыннан чыгымнар күләме исәпләнәчәк.