Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Татарстан Республикасының 30 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 66 КФХ грантларга ия булдылар. Конкурста җиңүчеләрнең иң күбесе Кукмара районыннан - 8 крестьян (фермер) хуҗалыгы.
Грантларның гомуми сумммасы - 97 млн. 179 мең сум, шул исәптән 68 млн. 25 мең федераль бюджеттан (70%) бирелде.
12 бизнес-проект - «яшелчәчелек» юнәлешендә, 11 - җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча, 7 - бөртекле һәм кузаклы культуралар, 2 - бәрәңге үстерү буенча. Шулай ук терлекчелек юнәлешендәге проектлар гамәлгә ашырылачак, шулардан: 11 - сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр өчен (281 баш сыерга), 9 - эре мөгезле терлекләр симертүгә (503 башка), 9 - кошчылык буенча (30 мең баш), 3 - ат үрчетү буенча (114 ат), 1 - кәҗә үрчетү буенча (100 баш) һәм 1 - сарык үрчетү буенча (174 баш).
Программа шартлары буенча фермерлар һәр 500 мең сум грантка 1 эш урыны булдырырга тиеш, шулай итеп, кимендә 194 эш урыны барлыккка киләчәк.
Моннан тыш, әлеге программа кысаларында конкурста җиңүчеләр авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары алу өчен «Лизинг-грант» программасы буенча Татарстан Республикасы Икътисадминистрлыгы конкурсында катнаша алалар, аның нигезендә лизинг шартнамәсе буенча аванс түләвенә тотылган факттагы чыгымнарны ташламалы шартларда кайтарырга мөмкин булачак.