Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы терлекчеләре республика күләмендә сөт җитештерү буенча иң алда баралар. Бу елның 26 маенда районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 193,5 тонна сөт савылган. Икенче урында – Балтач районы (191,4 тонна), өченче урында – Арча районы (166,3 тонна), дүртенче урында – Әтнә районы (162 тонна), бишенче урында – Актаныш районы (160 тонна).
Бер сыердан иң күп тәүлеклек савым Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында - 22,8 кг. Саба районында бу күрсәткеч - 20,2 кг, Кукмара районында - 18,9 кг.
Татарстанда 2016 елның 26 маена гомуми савым 3522,9 тонна тәшкил итте, бу күрсәткеч узган елның шушы көненә караганда 87,1 тоннага күбрәк.