Бүгенге көндә бөртекле сабан культуралары ян-як сабакларын җибәрү фазасында, бу очракта үсемлекләрнең тамыр системасы ныгый һәм башаклар барлыкка килә башлый. Һава шартларының эссе һәм коры торуы әлеге чорда бигрәк тә үсемлекләрнең үсешенә һәм аларның тамыры ныгуга тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Стресска каршы стратегиянең төп бурычы - чүп үләннәрне контрольдә тоту. Чүп үләннәр азып китсә, туфрактагы дымлылык кими һәм үсемлекләрнең үсеше тоткарлана. Бу очракта гербицидларны дөрес сайлау һәм аларны дөрес куллану аеруча мөһим. Чөнки эссе, коры һава шартларында гербицидлар куллану бөртекле сабан культураларында фитоагулану китереп чыгарырга мөмкин, бигрәк тә арпада.
Фитоагулануны булдырмас өчен үсемлекләрне кичке якта эшкәртергә киңәш ителә (17.00 сәгатьтән соң). Шулай ук кулланыла торган чараларга стресска каршы препаратлар яисә теләсә нинда сыек препаратлар (биофунгицидлар яки биоашламалар) өстәргә тәкъдим ителә, аларны 1 гектарга кимендә 150 литр исәбеннән кулланырга һәм эри торган яисә сыек ашламаларның дозаларын арттырмаска кирәк.
Бүгенге көндә үсемлекләрнең тамырын яисә тамыр тирәсен азотлы ашламалар белән тукландыру аеруча мөһим. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, якындагы 3-4 көндә шундый эшләр башкарылмаса, сабан культураларының уңышына шактый зыян килергә мөмкин.