«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре: югары сыйфатлы азык әзерләүдә җитештерү технологиясен катгый үтәү таләп ителә

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Күшәүче терлекләр продуктивлылыгының генетик мөмкинлекләрен ачу өчен консервацияләнә торган сусыл азыкларны (силос, сенаж) әзерләү һәм аларны саклау сыйфаты мөһим роль уйный. Силос яисә сенаж әзерләгәндә яшел массага химик консервантлар өстәп, азыкның энергиясен, туклыклылыгын һәм биологик актив матдәләрен саклап калырга һәм азыкның чыгышын 15-20%ка арттырырга мөмкин. Азык бөртекле культуралардан, йә кузаклы культуралардан әзерләнәме, аны әзерләгәндә һәм саклаганда технологик алымнар катгый үтәлергә тиеш.

Кулланыла торган химик консервантлар түбәндәгеләргә бүленә:

- минераль (органик булмаган) кислоталар - күкерт, тоз, фосфор һәм аларның катнашмалары;

- органик кислоталар - кырмысканыкы, уксус, пропион, бензой һәм аларның катнашмалары;

- тозлар - натрий нитриты, натрий бензоаты, натрий пиросульфаты, натрий бисульфаты һәм башкалар;

- газлар - күкерт диоксиды, аммиак, углерод диоксиды, азот һәм башкалар.

Органик булмаган кислоталарга аерым өстенлек бирелми, чөнки алар азыкның әчелеген кинәт арттырып җибәрәләр, терлекләрдә төрле авырулар китереп чыгарып, аларның продуктивлылыгын да киметенргә мөмкин.

Органик кислоталар азыктагы pHны киметәләр, алар көчле бактерицид һәм фунгицид көчкә ия. Болар майлы җиңел кислоталар булганга һәм терлекләрнең үз метаболизмыннан эшләнгәнгә күрә, күшәүче терлекләр өчен зарарлы түгел. Беничә компоненттан торган кислоталар куллану нәтиҗәлерәк, чөнки мондый катнашма бактерияләргә дә, шулай ук чүпрә һәм гөмбәчекләргә дә уңай тәэсир итә. Чимал авырлыгыннан чыгып, компонентларны 0,2-0,4% күләмендә куллану уңай нәтиҗә бирә. Сыек органик кислоталарны яшел массага өстәгәнче аларга 1:3 - 4 чагыштырмасында су кушарга кирәк.

Тозлы консервантларны (натрий нитриты, натрий бензоаты, натрий пиросульфаты, натрий бисульфаты), гадәттә, 1 тонна яшел массага (силос, сенаж) 2-4 кг исәбеннән кулланалар. Натрий нитратын 1 тонна массага 1 кг исәбеннән кулланырга кирәк. Дымлылыгы 75%тан югарырак булмаган силос массасына химик өстәлмәләр кушыр алдыннан аларга 1:2-3 исәбеннән су кушу таләп ителә.

Консервацияләү сыйфаты булган газлардан куллану өчен күкертле һәм углекислый газ тәкъдим ителә, аларны 0,2-0,5% һәм 0,5-1,5% чагыштырмасында кулланырга кирәк.

Чималның дымлылыгы 75%тан артыграк булмаганда, порошок хәлендәге химик консервантларны коры килеш тә кулланырга мөмкин. Дымлылыгы 80%тан артыграк булган кукурузны һәм башка культураларны силослаганда химик консервантлар кертмәскә тырышырга кирәк, чөнки тыгызлаганда бүленә торган сок белән алар агып чыга.

Химик консервантлар азыкның сыйфатына һәм сакланышына уңай тәэсир итә. Әмма һәр чараның кайбер тискәре яклары да бар. Шуңа күрә консервацияли торган чаралар сайлау алдыннан азык әзерләүдә аларның чималга ничек тәэсир итүен җентекләп өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International