Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре «Бөтенроссия урман утырту көне» акциясендә катнаштылар

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Бу елның 14 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре традиция буенча республика күләмендә үткәрелә торган «Бөтенроссия урман утырту көне» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Матюшино урманчылыгы участогында Вороновка поселогы янында 400дән артык ылыслы үсентеләр утырттылар.

Акция урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, республика территориясендә урнашкан урманнарда санитар-экологик шартлар булдыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә. Әлеге акциядә республиканың 30 меңнән артык кешесе катнашты, 350 гектардан артык мәйданда төрле ассортименттан 1,3 млн. данә үсенте материал утыртылды.

Акцияне Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратларының хезмәткәрләре һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре, республикаминистрлыклары, ведомстволары хезмәткәрләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары хуплап алдылар һәм урман утыртуда үзләреннән өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International