Кичә, 12 майда, Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Валерий Гогин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка ведомстволар белгечләре катнашты.
Утырышты катнашучылар Иҗтимагый советның 2016 елның 1 кварталында башкарган эше белән таныштылар.
Чара барышында органик авыл хуҗалыгы өчен биопрепаратларның төбәк базарын булдыру һәм биопрепараталарны гамәлгә кертүне кызыксындыру мәсьәләләре, органик продукция җитештерүне милли стандартларга туры китерү өчен органик җитештерүне сертификацияләүнең һәм республика агроҗитештерүен сертификацияләүнең милли системасын булдыру һәм гамәлгә кертү перспективалары каралды.
2015 елда «Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге» АҖнең финанс ярдәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану проблемалары институты тарафыннан республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең органик продукция җитештерүгә әзерлеген бәяләү буенча башкарылган тикшеренүләрдән күренгәнчә, республикада үзләренең агроҗитештерү технологияләренә органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү принципларын уңышлы кертеп эшләүчеләр бар инде. Шуларны исәпкә алып, органик җитештерүне ихтыярый сертификацияләүнең республика системасын булдыру турында карар кабул ителде.
Утырышта катнашучылар шулай ук «Органик җитештерү продукциясе» 040 Стандартлаштыру буенча техник комитеты тарафыннан әзерләнгән «Органик җитештерү продукциясе. Органик җитештерүне ихтыярый сертификацияләү тәртибе» ГОСТ Р милли стандарты проектының соңгы редакциясе буенча да фикер алыштылар.