UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) президенты Сергей Алексеев инициативасы белән күргәзмә дөньясы вәкилләре җәмәгатьчелеккә дөнья икътисадыөчен күргәзмәләрнең роле турында сөйләү өчен үз көчләрен берләштерү турында карар кабул иттеләр. Шуңа бәйле рәвештә 2016 елның 8 июне Бөтендөнья күргәзмәләр көне дип игълан ителде.
Әлеге инициативаның төп максаты - бу индустриягә игътибарны күбрәк җәлеп итү, күргәзмәнең бизнес өчен әһәмиятен арттыру, төбәкләрнең һәм тулаем илнең икътисадын арттыру, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Бу идея бөтен дөнья төбәкләренең 29 милли күргәзмә ассоциацияләре тарафыннан хуплау тапты.
UFI (Бөтендөнья күргәзмә индустриясе ассоциациясе) 1925 елда төзелгән. Ул 83 илдән 680 күргәзмә үзәген һәм компанияләрен берләштерә. Ел саен UFI әгъзалары 40 меңгә якын күргәзмә оештыра, аларда 4миллионнан артык компания катнаша, аларга йөрүчеләр саны 200 миллион кешедән артып китә.
UFI әгъзалары арасында Россия Федерациясеннән 30дан артык күргәзмә компаниясе. Болар -«Экспоцентр» ЯАҖ, ВДНХ, «Крокус Экспо» (Мәскәү), «Экспофорум-Интернэшнл», «Түбән Новгородярминкәсе», «Казан ярминкәсе», «Кузбасс ярминкәсе» һәм башкалар.
Күпчелек милли күргәзмә ассоциацияләре Бөтендөнья күргәзмәләр көне кысаларында чаралар үткәрергә ниятлиләр. Мәс., IAEE (Америка) күргәзмә ассоциациясе АКШ Конгрессында очрашу оештыра, AUMA (Германия) күргәзмә ассоциациясе югары уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре белән очрашу үткәрә, Кытай, Һиндстан, ЮАР, Австралия, Канада ассоциацияләре хөкүмәтләр вәкилләре катнашында милли конференцияләр үткәрәләр.
Россиядә Бөтендөнья күргәзмәләр көненең төп вакыйгасы итеп, хакимият, сәүдә-сәнәгать палаталары, тармак берлекләре вәкилләре һәм әйдәүче эшкуарлар катнашында, «Күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм үзебезнең товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне эчке һәм тышкы базарларга чыгару» VI Бөтенроссия конференциясен үткәрү һәм Мәскәүдә Күргәзмәләрнең һәм ярминкәләрнең Россия берлеге әгъзаларының гомуми җыелышын («Экспоцентр» ЯАҖ, 2016 елның 7-8 июне) уздыру планлаштырыла.
Шулай ук Бөтендөнья күргәзмәләр көненә багышланган Лиссабон - Владивосток авточабышын оештыру ихтималы да карала.