2016 елның 9 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 915,1 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 52% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 639,7 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (39,6 мең га яисә 77%), Сарман (34,3 мең га, 62%), Азнакай (34,1 мең га, 52%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 642,3 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 61% (2015 елда - 478,1 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 197,2 мең га яисә фаразга карата 44% мәйдандачәчелгән (2015 елда - 90,1 мең га), арпа - 305,1 мең га яисә 85% (2015 елда - 291,5 мең га), солы - 54,2 мең гаяисә 86% (2015 елда – 49,8 мең га), борчак - 45,7 мең га яисә 83% (2015 елда - 33,4 мең га), ашлык кукурузы -33 мең га яисә 35% (2015 елда - 9,3 мең га), силос өчен кукуруз - 10,8 мең га яисә 7% (2015 елда – 5,8 мең га).
Рапс 19,4 мең га яисә 17 % мәйданда чәчелгән (2015 елда – 6,7 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 53,9 мең га яисә фаразга карата 49% (2015 елда — 15,9 мең га).
Шикәр чөгендере 42,8 мең га яисә планнан 67% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 27,8 мең га).
Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 137,5 мең га яисә 51% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 104,1 мең га).