29 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 211,6 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 12 % тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 20,2мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй ( 18,6 мең га, ягъни 36%), Сарман ( 15,5 мең га, 28%), Чистай (12,6 мең га, 20%) Нурлат (12,5 мең га, 27%), Азнакай (12,4 мең га, 19%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 156,1 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 15% (2015 елда - 17 мең га). Шул исәптән сабан бодае - 21,4 мең га, ягъни фаразга карата 5%мәйданда чәчелгән, арпа - 102,6 мең га, ягъни 29% (2015 елда - 14,5 мең га), солы - 21,3 мең га, ягъни 34% (2015 елда - 2,5 мең га), борчак - 7,8 мең га, ягъни 14%, ашлык кукурузы - 2,1 мең га, ягъни 2%.
Рапс 0,5 мең га, ягъни 0,4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 10,1 мең га, ягъни фаразга карата 9%.
Шикәр чөгендере 11,2 мең га, ягъни планнан 18% мәйданда чәчелгән.