Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 150,1 мең гектарда башкарылды - узган елга караганда 136 мең гектарга күбрәк

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 150,1 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 8 % тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 14,1мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (15,3 мең га, ягъни 30%), Сарман (13,6 мең га, 25%), Чистай (10,2 мең га, 17%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 114,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 11% (2015 елда - 12 мең га). Шул исәптән сабан бодае - 13,5 мең  га, ягъни 3%, арпа - 76,4 мең  га, ягъни  21% (2015 елда - 10,1 мең га), солы - 17,5 мең  га, ягъни  28% (2015 елда - 1,9 мең га), борчак - 4,8 мең га, ягъни  9%, ашлык кукурузы - 1,5 мең  га, ягъни  2% мәйданда чәчелгән.

Рапс 0,4 мең  га, ягъни  0,4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 6,8 мең  га, ягъни  фаразга карата 6%.

Шикәр чөгендере 7,4 мең  га, ягъни  планнан 12% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International