Татарстанда чәчү кызганнан-кыза бара

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

27 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 103,6 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 6 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары - 80,4 мең га,шул исәптән сабан бодае - 6,7 мең га, арпа 55,8 мең га чәчелгән.

Иң күп мәйдан Зәй (11,5 мең га, ягъни 22%), Сарман (10,3 мең га, 19%), Чистай (8,1 меңга, 13%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Республика буенча шикәр чөгендере 4,3 мең га (7%) мәйданда чәчелгән.

Уҗым культураларын тукландыру тәмамланып килә. 27 апрельгә 516,9 мең га көзге культуралар мәйданында ашлама кертелгән, бу күрсәткеч планнан 90% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International