Татарстанның 19 районында сабан культураларын чәчүгә керештеләр

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстанның 19 районында сабан культуралары чәчелә.  Гомумән алганда, 19 апрельгә республика буенча сабан культуралары 21,9 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртеклеләр - 18,2 мең га мәйданда.

Иң күп мәйдан Нурлат муниципаль районында (3907 га), Зәй муниципаль районында (3800 га), Азнакай муниципаль районында (2850 га)  чәчелгән.

Республика игенчеләре шулай ук шикәр чөгендерен чәчүгә дә керештеләр. Нурлат районында бу культура 680 га мәйданда чәчелгән, Зәй муниципаль районында - 200 га, Аксубай муниципаль районында - 123 га.

Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. 19 апрельгә уҗым культураларына - 282,7 мең га мәйданда (планнан 49 %), ә күпьеллык үләннәргә 169,5 мең га мәйданда (34%) ашлама кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International