2016 елның 7 – 9 апрелендә Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасының «Яшь һөнәри осталар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары узачак. Чемпионат 56 төп компетенция буенча узачак,яшүсмерләр (JuniorSkills) 15 компетенция буенча ярышачаклар, 2 компетенция «Мин оста» конкурсы кысаларында үтәчәк.
Иң яхшы һөнәри осталар өч көн уздырылган конкурс йомгаклары буенча билгеләнәчәк. Ярышлар «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең алты павильонында һәм аның ачык территориясендә оештырыла. 2 нче павильонда «Татар ашлары» һәм «Камыр ашлары пешерү осталыгы» («Пекарское мастерство») компетенциясе вәкилләре ярышачак, 3 нче павильонда - «Ветеринария», ачык территориядә «Авыл хуҗалыгы машиналарына хезмәт күрсәтү» («Обслуживание сельскохозяйственных машин» компетенциясе өчен ярыш мәйданчыгы урнаштырыла.
Чемпионат йомгаклары буенча «Яшь һөнәри осталар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының ярымфиналында һәм финалында катнашу өчен Татарстан Республикасының җыелма командасы оештырылачак. Идел буе федераль округы буенча чемпионатның ярымфиналы 2016 елның 13 – 16 апрелендә Саранск шәһәрендә (Мордовия Республикасы) узачак, ә финал 2016 елның 23 – 27 маенда Мәскәү өлкәсендә узачак.