“Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә 4 апрельдән апикаль меристема ысулы белән савыктырылган, югары сортлы үзебезнең бәрәңге орлыкларын сату башлана.
Орлыклар вируслы авыруларга каршы торырлык итеп савыктырылган һәм, агротехника таләпләрен үтәгәндә, су сиптермәгән очракта да гектардан 300 центнерга кадәр уңыш бирә, ә су сиптергәндә - 600 центнердан артык.
Бәрәңгенең Удача һәм иртә өлгерә торган Жуковский (ВНИИ бәрәңге хуҗалыгы), Невский (Төньяк-Көнбатыш НИИСХ) сортларыннан тыш, ТатНИИСХ селекциясенең җирле шартларга җайлаштырылган Кортни һәм Реггисортлары беренче мәртәбә сатыла.
Бәрәңгенең Регги сорты иртә өлгерә һәм ашау өчен кулланыла. Бүлбесенең товар авырлыгы - 150 - 200 г, крахмал - 16 %. Ул уңышны күп бирүе, эссегә чыдам булуы, вирусларга, бигрәк тә S һәм М вирусларына һәм бәрәңгедәге шеш авыруларына каршы торучанлыгы белән аерылып тора.
Өстәмә мәгълүмат өчен «ТатНИИСХ» ФДБФУенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8 (843) 277-81-17.