Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов техниканы язгы кыр эшәренә әзерләүнең торышы турында мәгълүмат бирде

2016 елның 26 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов техниканы язгы кыр эшәренә әзерләүнең торышы турында мәгълүмат бирде.

Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марат Әхмәтов сүзләреннән аңлашылганча, чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 607 энергия куәте көчле тракторлар белән чәчү комплекслары җәлеп ителәчәк. 

Районнар хәбәр итүенчә, бүгенгә тракторларның әзерлеге 92 % тәшкил итә, чәчкеч һәм культиваторлар - 98 %, чәчү комплекслары - 88 %. 

Әмма, министр әйтүенчә, эш темплары сүлпән барганга һәм запас частьләр җитәрлек булмаганга күрә, Арчарайонында (122 бер.), Буа (80 бер.), Кукмара (58 бер.), Теләче (49 бер.), Апас һәм Югары Ослан (һәркайсында 46 бер.) районнарында һәм тагын берничә районда тракторларны ремонтлау эше тәмамланмаган. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, чәчү эшләренең 70 %ын башкара торган киң колачлы чәчү комплексларының әзерлеге дә борчуга сала. Кукмарарайонында (7 бер.), Арча һәм Буа (5 әр бер.), Яңа Чишмә һәм Әлки (4 әр бер.), Мөслим, Спас, Зеленодольск һәм Питрәч районнарында 3 әр бер. комплекслар әзер түгел, дип билгеләп үтте. 

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, язгы чәчү эшләренә җәлеп ителә торган техниканы ремонтлау өчен запас чатьләр сатып алуга  ел саен 1,5 млрд. сум акча таләп ителә. Бүгенгә запас частьләр 1,2 млрд. сумга сатып алынган, бу 80 % тәшкил итә. 

Агымдагы елда югары табышлы культуралар - кукуруз, көнбагыш һәм рапс җирен арттыру планлаштырыла. Министр, аларны чәчүне иң башта, күп дигәндә, 10 көн эчендә тәмамларга кирәк, диде. Шуңа күрә тиешле техника әзер булырга тиеш, бигрәк тә чәчкечләр. Булган 635 кукуруз чәчкечләренә өстәп быел тагын 174 алына, аларның 100 берәмлеген Казан май экстракциясе заводы бирә.  

Министр, районнарда ел саен үткәрелә торган техниканың әзерлеген тикшерү эше башланды, моны 15 апрельгә тәмамлау планлаштырыла, дип өстәде.  

Марат Әхмәтов шулай ук хуҗалыкларның дизель ягулыгы белән тәэмин ителеше турында әйтте, аерым алганда, авыл хуҗалыгы пердприятиеләре җитәкчеләренә ташламалы бәяләрдән кайтарыла торган ягулык өчен түләүләрне вакытында түләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International