2015 елда Татарстанда 162 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчалары тамчылы сугаруга көйләнде

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстанда соңгы елларда җиләк-җимеш һәм яшелчә культураларын сугарулы ысулбелән үстерә торган уннарча яңа, конкуренциягә сәләтле махсуслаштырылган крестьян-фермер хуҗалыклары барлыкка килде.

2015 елда году 162 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчалары тамчылы сугаруга көйләнде, шулай ук өч мең гектардан артык сугарулы җирләр яшелчә культуралары өчен әзерләнде.

Соңгы ике елда төзелгәннән һәм реконструкцияләнгәннән соң барысы 10 мең гектардан артык сугарулы җир файдалануга кертелде, 162 гидротехник корылма торгызылды.

«Мондый уңышларга Татарстанда мелиорация өлкәсендә киң күләмле федераль һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру аркасында ирешелде, сугарулы җирләрне һәм гидротехник корылмаларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм техник җиһазлауга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгымнары шул программалар кысаларында субсидияләнә», - дип сөйләде «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин.

Агымдагы елда мелиорация буенча программаларның гамәлдә булуы дәвам итә: 3 мең гектардан артык сугарулы җир төзү һәм реконструкцияләү, 60тан артык буаны һәм гидротехник корылмаларны торгызу, 230 гектардан артык җиләк-җимеш бакчасын тамчылы сугаруга көйләү планлаштырыла.

Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2016 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү өчен федераль максатчан программа таләпләренә туры килүне билгеләү максатларында мелиорация буенча төбәк программалары каралды. Татарстанның республика программасы сайлап алудан узды һәм аңа федераль бюджет акчалары биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International