Бу көннәрдә республикада һәр сыердан тәүлеккә уртача 13,2 кг сөт савалар, бу узган елның шушы чорына караганда 0,6 кг артыграк.
Бүгенгә иң күп савым Татарстан Республикасының Әтнә һәм Саба муниципаль районнары хуҗалыкларында, аларда көнлек савым уртача 21,3 һәм 19,2 кг тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләренә караганда, тагын 35 районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермалары да сөт җитештерү күрсәткечләрен узган елга караганда арттырдылар, ике районның күрсәткечләре 2015 ел дәрәҗәсендә, алты районда күрсәткечләр кимегән. Сөт күрсәткечләренең кимүе аеруча Татарстан Республикасының Зеленодольск һәм Әлки муниципаль районнары фермаларында күзәтелә – аларда узган ел белән чагыштырганда бер сыердан тәүлеккә уртача 4,7 кг һәм 3,9 кг кимрәк савыла.
Россия Федерациясе төбәкләре арасында бер сыердан көнлек иң күп савым Ленинград өлкәсендә (23,3 кг, +0,8 кг). Киров өлкәсендә дә күрсәткечләр яхшы (18,8, +0,8), аннан кала Удмуртия Республикасында (15,7, +1,1), Самара өлкәсендә (14,1, +0,7). Башкортостан терлекчеләре бу көннәрдә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бер сыердан тәүлеккә уртача 1,5 кг күбрәк сөт савалар.