Узган атна ахырында Россия Федерациясенең Мелиорация департаментында 2015 елда мелиорацияне үстерүгә һәм тармакның федераль дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәйтелгән утырыш узды.
Чара Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә “Радуга” Сугару һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты базасында үткәрелде.
Киңәшмә кысаларында тармак департаменты карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре мелиорацияөлкәсендә капитал салуларны, төбәк программаларын үзләштерү кысаларында Федераль адреслы инвестиция программасын үтәү йомгаклары каралды, шулай ук импортны алмаштыру шартларында мелиорацияне үстерү, гидромелиоратив объектларны имин эксплуатацияләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Россия Федерациясенең Мелиорация департаменты җитәкчесе Даниил Путятин үз чыгышында мелиорация буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыруда Татарстан мелиораторлары эшенә югары бәя бирде. Республикада җирләрне мелиорацияне үстерү буенча федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруның ике еле эчендә 10 мең гектардан артык сугарулы җир файдалануга кертелгән, 162 гидротехник корылма торгызылган булуын билгеләп үтте.
«2014 – 2020 елларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчан программасын авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сугару системаларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм техник җиһазлауга тотылган чыгымнарын субсидияләү өлешендә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда сугарулы җирләр мәйданы шактый артты, заманча, энергия куәте көчле булган су сиптерү җайланмалары урнаштырылды.
Тармакның федераль дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү өлкәсендә мониторинг нәтиҗәләре буенча 2015 елда «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына карый торган һәм Россия Федерациясе Мелиорация департаменты карамагындагы 82 федераль мелиорация учреждениесе арасында мәгълүмат активлыгы рейтингында III урын дипломы белән бүләкләнде.