Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында савым күләмнәре югары

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бу елның гыйнварында Алабуга муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 1606 тонна сөт савып алганнар (узган елның шушы чорына карата 106%), бер сыердан уртача савым 445 килограмм тәшкил итә (+ 23 кг).

Лидерлар арасында – «Яшь көч» ҖЧҖ, гыйнварда сыерлардан уртача савым 604 килограммга кадәр җиткән, «Яңа Юраш» агрофирмасы» ЯАҖ - 525 килограмм, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы (СПК) - 504 килограмм.

«Бу хуҗалыкларда башлыча терлекләрне баланслы тукландыру аркасында продуктивлылыкны арттыруга ирешәләр. «Яшь көч» агрофирмасында, мәсәлән, традицион азыклардан тыш, Казаннан кайтарыла торган биологик өстәлмәләрне актив кулланалар. «Яңа Юраш» агрофирмасында да азык базасы нык, монда тагын ашлык фуражын тозландыру да оештырылган. Әйтергә кирәк, «Яңа Юраш» агрофирмасында соңгы өч айда терлекләр саны яңа туган 200 бозау исәбенә артты, яшь таналарны саву барлык зоотехника фәне кагыйдәләре буенча башкарыла. «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында да терлекләрне баланслы тукландыралар», - дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-икътисад бүлеге башлыгы Александр Косов.

Бүгенге көнгә «Яшь көч» агрофирмасында һәр сыердан 23әр килограмм сөт савалар (+ 0,8 кг), «Яңа Юраш» агрофирмасы» ЯАҖендә - 17 кг (+ 0,6 кг), «Светлая долина» ҖЧҖендә - 16,2 кг (+ 3,4 кг).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International