Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен һәм аның товарлыгын арттыру чараларын тәкъдим итте

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен һәм аның товарлыгын арттыру чараларын тәкъдим итте. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов үз нотыгында, финанс кынлыкларына һәм катлаулы һава шартларына да карамастан, республиканың аграр секторы 2015 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне 105% итеп үти алды, ә игенчелек тармагы буенча 110%ка үтәде, дип билгеләп үтте.

Республикада игенчелек тармагы күбесенчә терлекчелекнең нәтиҗәлеген арттыруга эшли, дип ассызыклады министр. Шул ук вакытта товарлык һәм үсемлекчелектән акчалата керем бик түбән.  

"2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, әлеге тармак буенча акчалата керем 24 млрд. сум тәшкил итә, якындагы елларда безгә 45 млрд. сумга чыгарга кирәк. Бу бурычны үтәп була, дип саныйм мин. Әйтик, кукурузны бөртеккә 600 мең тоннадан артык җыеп була – моны без үти алабыз. Үзкыйммәте, бөртеклеләр белән чагыштырганда, 1,5, ә кайчак 2 мәртәбә кимрәк булган 4 млрд. сумлык продукция турында сүз бара. Ә бу үз чиратында сөт һәм итнең табышлылыгына да йогынты ясамый калмый", - дип саный Марат Әхмәтов.

Узган елда 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелды, 253 мең тонна шикәр комы җитештерелде, дип әйтте ул.Республиканы тулысынча шикәр белән тәэмин итеп, республика аграрийлары 100 мең тонна продукцияне Татарстаннан читкә дә экспортлыйлар, дип билгеләп узды министр.  

"Заводларны реконструкцияләп, без  продукцияне беренче мәртәбә вакытында эшкәртеп бетерә алдык. Зәй һәм Нурлат заводлары эшне яңа елга кадәр төгәлли алдылар, ә Буа шикәр заводы гыйнвар аеның беренчеункөнлегендә эшне тәмамлады", -дип өстәде ул.

Быел республикада шикәр чөгендере өчен  65 мең гектар җир бүлү планлаштырыла. Уңдырышлылыкгектардан 400 центнер булганда, 2,5 млн. тонна уңыш җыеп алырга мөмкин булыр иде.

Үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмнәрен арттыру максатларында Марат Әхмәтов шулай ук рапс һәм көнбагыш чәчү мәйданнарын арттырырга тәкъдим итте.  

«Якындагы елларда майлы орлыкларны җитештерү күләмен 600 мең тоннага кадәр җиткерергә кирәк. Хәзерге бәяләр шартларында табыш 9 млрд. сумнан артыграк булырга мөмкин. Сату буенча бездә кыенлыкларюк. Үзебезнең май- экстракция заводыбыз бар, аны үз чималыбыз белән эшләтергә кирәк», - дип, ышанычлы итеп әйтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 

Узган елда көнбагыш җире 55,2 мең га иде, тулаем җыем - 57,6 мең тонна, уңдырышлылык - 12,7 ц/га.

Марат Әхмәтов уңай мисал итеп Әлки районының «Хузангай» ҖЧҖенең эшләвен билгеләп үтте. «2700 гектар җирдә көнбагыш чәчеп, алар 5,4 мең тонна продукция җыеп алдылар. Табыш 100 %тан артык. Аны үзебезнең май заводларында эшкәртеп сату аркасында бу сегментта аларның табышы тагын да күбрәк”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. 

Киңәшмә ахырында министр һәр районга үзенең урынбасарларын беркетүе турында әйтте, алар үзләренә беркетелгән районнар хуҗалыкларында көнбагыш һәм рапс үстерүнең уңай якларын күрсәтү буенча аңлатмалар алып барырга тиешләр. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен төп бурыч - терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларының икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, дип ассызыклады. Ул шулай ук урып-җыю чорында майлы культуралар җыюны бик соңга калдырмаска һәм кырларда югалтуларны киметү буенча чаралар күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International