Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2015 елгы эшенә йомгаклар ясалды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2015 елгы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Чарада районнарның выл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары,селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, ГКУ "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКИ (ГКУ) башлыгы Илсур Закиров һәм башкалар катнашты.

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында җыелышта катнашучыларны 2015 елда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар белән таныштырды, ул анда ит һәм сөт җитештерү, яшь терлекләр сакланышына һәм аларның санын арттыруга басым ясады.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек буенча күрсәткечләр начар түгел.

2016 елның 1 гынварына 357,4 мең тонна ит (2014 елга карата 103%) җитештерелгән, шул исәптән эре мөгезле терлек ите - 92,6 мең тонна (2%), кош-корт - 178,6 мең тонна (7%), дуңгыз ите 83,6 мең тонна (100%)җитештерелгән.

"Узган елда 1172,4 мең тонна сөт җитештерелгән (2014 елга карата 104%). Без шулай ук беренче мәртәбә сыерларның продуктивлылыгы буенча биш меңлек чикне уза алдык", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә эре мөгезле терлекләрнең баш саны 746,7 мең баш тәшкил итә (ел башына 101%). 277,6 баш бозау алынган (102%). Эре мөгезле терлекләр саны Югары Ослан,Минзәлә, Кукмара, Тәтеш районнарында арткан. Бу күрсәткечләр буенча Зеленодольск, Әлмәт, Чирмешән, Зәй, Кама Тамагы һәм Түбән Кама муниципаль районнары калыша.

Мамадыш, Биектау, Менделеевск, Кукмара, Әлки, Нурлат, Мөслим, Әтнә районнарында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Бу күрсәткечләр Тәтеш, Әгерҗе, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында түбән.

Нәҗип Хаҗипов савым буенча районнар рейтингы белән таныштырды. Иң күп савым Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара районнарында күзәтелә. Чирмешән, Менделеевск, Мөслим һәм Минзәлә районнары калыша. Шулай ук савым иң түбән булган хуҗалыклар да аталды. Алар арасында Нурлат муниципаль районыннанм "Космос" ҖЧҖ, Лениногорск муниципаль районыннан "Спартак" АФ” ҖЧҖ, "Маркс" ҖЧҖ, Кайбыч муниципаль районыннан "Родина" ҖЧҖ, Чирмешән муниципаль районыннан "Агрохезмәтләр Чирмешән" ҖЧҖ, "Алга" ҖЧҖ, Менделеевск муниципаль районыннан "Гыйләҗетдинов Р.А." КФХ һәм башкалар.

Киңәшмә кысаларында Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларының моноазык сыйфатын яхшырту буенча уңай эш тәҗрибәсе каралды.

Илсур Закиров республикада бозауларның сакланышына һәм аларның баш санын арттыруга анализ ясады. Ул бу юнәлештә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте, ясалма орлыкландыру мәсьәләләренә тукталды һәм нәселле сыерларны арттыру зарурлыгын әйтеп узды.

Чара ахырында Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларга 2016 елның гыйнварында фермерлар өчен Н.Э.Бауман ис. КДВМА базасында укулар оештырылуы турында игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International