Татарстан аграрийлары 2016 ел уңышына орлыклар әзерлиләр

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2016 ел уңышы өчен 10920 тонна язгы бөтрекле һәм кузаклы культуралар орлыгы әзерләнгән, бу хуҗалыкларның орлыкларга булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәчәк.Складларда 5567 тонна сабан бодае, 4260 тонна арпа, 300 тонна солы, 650 тонна борчак һәм 140 тонна язгы вика орлыгы бар.

Районнның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, барлык орлыклык материал саклауга киптереп салынган һәм яхшы чәчүлек сыйфатларына ия.

Районда 45 мең га бөртекле культуралар мәйданыннан орлык кишәрлекләре 27000 га (60%) тәшкил итә.

Тукай муниципаль районында 5 хуҗалык - «Кама» А/Ф ҖЧҖ, «С.Сәйдәшев ис. АХП» ҖЧҖ, «Ирек» ҖК, «Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖ һәм «Гигант» ҖЧҖ - орлык әзерләү белән шөгыльләнәләр, алар үзләрен дә сыйфатлы орлык белән тулысынча тәэмин иткәннәр һәм районның, республиканың башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сату өчен дә әзерләгәннәр.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында орлыкларны калибровкалау буенча эш башкарыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International