Мелиорация буенча республика максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда гидротехник корылмаларны реконструкцияләү һәм капитальремонтлау эшләре тәмамланып килә.
Узган атнада дәүләт комиссиясе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында мелиоратив корылмаларны ремонтлаганнан соң файдалануга кабул алды.
Комиссия «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФГБУ, «Чаллы«Мелиоводстрой» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы администрациясевәкилләреннән тора иде.
Агымдагы елда Тукай районында торак пунктларда 7 гидротехник корылмага ремонт ясалды. Генераль подрядчик булып «Чаллы «Мелиоводстрой» ҖЧҖ эш итте. Татарстан Республикасы Тукай муниципальрайоны җитәкчелеге башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФГБУ хезмәткәрләренә районда мелиорацияне саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Гомумән Татарстан Республикасында «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФГБУ бүлекчәләре көче белән 88 гидротехник корылманы ремонтлау-торгызу эшләре башкарылды. Барлык объектлар буенча эшләр вакытында үтәлде һәм дәүләт контрактында билгеләнгән срокларда тапшырылды.
Барлык торгызылган корылмалар авыл хуҗалыгы, янгынга каршы һәм җитештерү ихтыяҗлары (мәсәлән, көтүлекләрдә һәм җәйләүләрдә терлекләргә су эчерү) өчен су чыганагы булып хезмәт итәчәк, шулай ук алар якын-тирә авыл халкы өчен рекреацион һәм социаль әһәмияткә ия.