2015 елның 1 ноябрендә энергияне сак тоту, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның IV Халыкара ENES-2015 конкурсларында җиңүчеләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең матбугат үзәкләрен сайлап алу буенча интернет аша тавыш бирү башлана.
Интернет аша тавыш бирүдә федераль эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган төбәк конкурс проектлары катнаша. Татарстан Республикасыннан конкурсларда катнашу өчен 12 гариза бирелгән.
Тавыш бирүдә 2015 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр һәр теләүче катнаша ала.
Интернет аша тавыш бирү Интернет челтәрендә түбәндәге адреслар буенча оештырыла:
- энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның IV Халыкара ENES-2015 беренче Бөтенроссия конкурсы буенча: http://enes-expo.ru/ru/golosovanie-2015;
- массакүләм мәгълүмат чараларын, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең матбугат үзәкләрен сайлап алуның беренче Бөтенроссия конкурсы буенча: http://медиатэк.рф/golosovanie/.
Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның 19-21 ноябрендә энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча IV Халыкара ENES-2015 форумын үткәрү көннәрендә булачак (Мәскәү шәһәре, Гостиный двор).
Барлык теләүчеләрне интернет аша ачык тавыш бирүдә катнашып, Татарстан Республикасы проектларарын хупларга чакырабыз.