"Идел" яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасының III Авыл яшьләре форумы узачак

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елның 29 октябреннән 1 ноябренә кадәр "Идел" яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасының III Авыл яшьләре форумы узачак

Форум кысаларында урыннарда социаль әһәмиятле проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр һәм идеяләр хакында фикер алышу, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлекләр башлыклары белән очрашулар, авыл яшьләрен борчый торган мәсьәләләргә кагылышлы актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр үткәрү, “Авылда социаль проектлаштыру” конкурсына йомгаклар ясау планлаштырыла.

Форумда катнашуга республиканың 43 муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге активистлары чакырыла. Быел чарага Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан 100дән артык вәкил җыелачак.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең 5 еллык эшчәнлегенә һәм “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалачак, Аграр яшьләр берләшмәсенең “Авыл яшьләре” программасын урыннарда уңышлы гамәлгә ашыручы район бүлекчәләре рәисләрен бүләкләү булачак.

Форумның пленар утырышында мәртәбәле кунаклар булып Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты,Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатыТатарстан Республикасының Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар ГыйльметдиновТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Икътисадинвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Президентының Эчке эшләр мәсьәләләре буенча департаментының Милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов катнашалар. Моннан тыш, утырышта республиканың эре иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнаша.

Форум эшенә йомгаклар шимбә көнне, 31 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында (3 нче кат, актлар залы) ясалачак.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен тел.: (843) 221-75-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International