Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү өчен федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнде

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы җирәреннән билгеләнеше буенча файдалану Россия Федерациясендә бикактуаль проблема, чөнки бүгенге көндә илдә 40 млн. гектарга якын җир эшкәртелмәгән килеш ята. Әлеге проблема Татарстан Республикасына да хас, бездә шундый җирләр 35 мең гектардан артык тәшкил итә. Законнардагы кимчелекләр намуссыз милекчеләрне, җирдән файдаланучыларны һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арендалаучыларны алардан нәтиҗәле файдалануга мәҗбүр итәргә  мөмкинлек бирми.

«Алтын көз - 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсе (Мәскәү) кысаларында үткәрелгән киңәшмәләрнең берсе шул проблемага багышланган иде, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә актив катнашты.

Шулай ук Россия Федерациясе Федерация Советында түгәрәк өстәл кысаларында 2015 елның 29 октябрендә файдаланылмый торган шундый җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертүгә җәлеп итү проблемалары буенча фикер алышу үткәрү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге белгечләре тарафыннан җирләрдән тиешсез файдаланучы милекчеләрне, арендаторларны алардан нәтиҗәле файдалануга җәлеп итү буенча кайбер федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә карата тәкъдимнәр әзерләнде, алар түбәндәгеләр:

җир кишәрлеген тартып алу процедурасы срокларын кыскартырга, бу - җирләрне аларның уңдырышлы туфрагын югалтмыйча авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертергә һәм аларны торгызу өчен матди чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк;

күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастрына файдаланылмый торган җирләр турында язма кертергә (җирдән файдаланучыларга файдаланылмаган җирләр өчен административ җәза чаралары куллану мөмкинлеген белгертү өчен);

авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сатып алуның махсус шартларын билгеләргә, болар: физик затлар өчен - һөнәри белемен һәм эш күнекмәсен, авыл хуҗалыгы техникасы булуын, шул территориядә җитештерү объектын урнаштыра алуын исәпкә алып, җирне кабат өченче затларга сату срогын кимендә 5 ел итеп билгеләргә, бу - файдаланылмаган җирләрне тикшерү срогы тәмамланганчы ук коммерциямаксатларында сатып җибәрү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International