Республиканың АПК предприятиеләре белгечләре биектә эшләр башкарганда хезмәтне саклау буенча семинарда катнаштылар

2015 елның 24 октябре, шимбә

Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү урып-җыю техникасын һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләрен башкаруның мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор парклары хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаганда һәм аларга техник хезмәт күрсәткәндә хезмәтне саклау кагыйдәләренә, вазыйфаи инструкцияләргә, шулай ук башкарыла торган эшләргә кагылышлы, мәсәлән, биек урыннарда эшләр башкарганда хезмәтне саклау буенча инструкцияләргә таянып эш итәләр.

Хезмәтне саклау кагыйдәләре нигезендә биектә башкарыла торган эшләргә түбәндәгеләр керә:

1) хезмәткәргә 1,8 метрдан һәм аннан биектәнрәк егылып төшү куркынычы яный торган эшләр;

2) хезмәткәргә 1,8 метрдан кимрәк булган биеклектән егылып төшү куркынычы яный торган эшләр, әгәр эш машиналар яисә механизмнар өстендә, су өстендә яисә чыгып тора торган предметлар өстендә башкарылса.

Җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу мәсьәләсенең мөһимлеген исәпкә алып, хезмәтне саклау буенча «Биектә эшләгәндә персоналның системалы гамәлләре һәм идарәчел карарлар» дигән темага түләүсез семинарлар үткәрә. Шундый семинар пәнҗешәмбе көнне, 22 октябрьдә, Чаллыда узды. Анда Татарстан Республикасы АПК оешмалары вәкилләре дә - «Камский бекон» ҖЧҖ генераль директорының инженер-техник мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Самойлов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Зиннәт Нуриев һәм хезмәтне саклау буенча 2 нче категория белгече Венера Фролова һәм башкалар катнашты.

Семинар кысаларында Венера Фролова хезмәтне саклау өлкәсендә уңышлы эшләгәне өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International