Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Лизинг-грант» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен урта һәм кече эшкуарлык субъектларын сайлап алуга конкурс үткәрү турында игълан итә.
Конкурста катнашуга гаризалар кабул итүне 2015 елның 26 октябреннән 2015 елның 15 ноябренә кадәр «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру үзәге» ГКУ башкара. Гаризалар Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт адресы буенча 125 нче бүлмәдә дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр кабул ителә.