Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасы ГОСТ таләпләре үтәлгән килеш озак вакытлы саклауга куелган

2015 елның 23 октябре, җомга

Киләчәк уңыш нигезе язгы-көзге эш вакытында салына. Шуңа күрә алар сыйфатлы һәмоптималь агротехник срокларда башкарылырга тиеш, бу исә техниканы вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүгә турыдан-туры бәйле. Бу юнәлештә алдынгы хуҗалдыкларның берсе Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ, ул эшнең күләменә һәм сыйфатына гына игътибар итеп калмыйча, үз хезмәткәрләрен кызыксындыру чараларын күрә һәм аларга эшләү өчен уңай шартлар тудыра.

Хуҗалыкта бөтен авыл хуҗалыгы техникасы ГОСТ таләпләре үтәлгән килеш озак вакытлы саклауга куелган,машина-трактор паркы төзекләндерелгән, периметр буенча тотып алынган, контроль-кертү пункты эшли.

Ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналарына техник таләпләр дә эшләнгән, булган барлык техниканы әзерләүнең план-графигы расланган, ремонттан соң техниканы кабул итеп алу буенча комиссия төзелгән, хезмәткәрләрне кызыксындыру һәм аларның хезмәте өчен түләү буенча күрсәтмәләр эшләнгән һ.б.

«Авангард» ҖЧҖендә техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләүгә август аенда кыр эшләре тәмамлануга, көннәр озынрак һәм җылырак вакытта ук керешкәннәр.

Бу елга үзебездә җитештерелгән тырмалау агрегатлары, тәгәрәтү агрегатлары, культиваторлар һәм чәчкечләрнең яртысы (26 бер.) 100% әзер булырга тиеш. авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана торган ягылучы пунктта СЗ тибындагы бөртекле ашлык чәчкечләре ремонтлана.

Ремонт-механика остаханәсендә тракторларны, азык җыя торган тагылма техниканы ремонтлауга керешкәннәр. Запас частьләр белән тәэмин ителеш белән өзеклекләр юк, складта да шактый запас детальләр бар.

Чит ил техникасының кимчелекләре сервис хезмәтләре катнашында билгеләнгән, запас частьләрне арзанрак бәяләрдән сатып алу максатында заявкалар алдан ук бирелгән.

Бу хуҗалык хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы-көзге кыр эшләренә түбәндәге срокларда әзерләп бетерергә уйлыйлар:

чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын -  2015 елның декабренә;

тракторларны - 2016 елның февраленә;

азык җыю техникасын -  2016 елның апреленә;

ашлык җыю техникасын 2016 елның июненә;

чөгендер җыю техникасын 2016 елның июленә.

Башкарылган чаралар, шулай ук хуҗалыкның финанс хәле барлык техника вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләнәчәк дип ышанырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International