Татарстан чит ил авыл хуҗалыгы техникасына алмаш әзерләү буенча уңышлы эшли

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында Россия фәннәр академиясенең Механизация, электрификация һәм автоматизация секциясе бюросының «Авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүендә, печәнлекләрне һәм утлавыкларны торгызуда импортны алыштыра торган югары технологияләр» темасына күчмә утырышы булды.

Утырышта кереш сүз белән КДАУ ректоры Җәүдәт Ибраһимов чыгыш ясады. Ул Татарстанның агросәнәгать куәте турында сөйләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мәскәү кунакларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында Татарстанның үз-үзен авыл хуҗалыгы продуктлары белән тулысынча тәэмин итүе турында сөйләде. Бүгенге көндә төбәктә 14 мең трактор бар, шулардан 1,5 меңе относятся заманча техникага керә. Моннан тыш, АПК предприятиеләре балансында 600дән артык киңколачлы комплекслар, 1,2 мең бер. күпфункциле агрегатлар, 3,5 мең ашлык җыю комбайны, 1 меңнән артык азык җыю комбайны бар. Министр урынбасары шулай ук Татарстан сөтчелек комплексларының техник җайланмалар белән тәэмин ителеше турында сөйләде.

Аның мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 2014 елдан башлап авыл хуҗалыгы техникасын техник модернизацияләү программасы эшли. Бу максатлар өчен Татарстан бюджетыннан ел саен 2 шәр млрд. сум акча җүлеп бирелә.

Тәлгать Таһирҗанов шулай ук авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрнең артуы аркасында аларны сатып алуның кимүе турында да әйтеп узды. «Соңгы ун елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы уннарча мәртәбә азрак сатып алына», - дип, ассызыклады ул.

Мондый хәлне бары тик федераль бюджеттан финанс ярдәме, шулай ук үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасын эшләүчеләрнең һәм җитештерүчеләрнең уртак актив эшчәнлеге белән генә үзгәртеп була, диде министр урынбасары.

Утырышта чыгыш ясаган Россия фәннәр академиясенең авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе вазыйфаларын башкаручы, академик, РФА Президиумы әгъзасы Юрий Лачуга техника белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстанның мөмкинлекләрен югары бәяләде. Аның әйтүенчә, республика бу мәсьәләне хәл итүдә башка төбәкләр өчен үрнәк булырлык.

Шул ук вакытта ул, Татарстанда бер ашлык суктыру комбайнына 850 га мәйдан туры килә, бу исә техниканың җитәрлек булмавын күрсәтә, диде. «Машина-трактор паркларының куәтен арттырырга кирәк», - дип тәкъдим итте Юрий Лачуга.

 

Юрий Лачуга Татарстан Республикасы АПКсындагы уңай якларны да билгеләп үтте. Ул, республика җитәкчелеге авылны үстерүгә зур игътибар бирә, диде. Мәсәлән, Татарстанда югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне авылда калдыру схемасы эшләнгән. Төбәктә шулай ук авыл тормыш рәвешенә дә зур игътибар бирелә. Республикада эре холдинглар да, шул ук вакытта кече хуҗалыклар да уңышлы эшләп килә, шуңа күрә кешеләрнең шәһәргә китүе дә кими.

«Азык-төлек - теләсә кайсы илдә иң көчле корал», - дигән нәтиҗә ясады ул.

Югары технологияле чит ил авыл хуҗалыгы техникасына үзебездә алмаш әзерләү турындагы нотык белән РФА әгъза-мөхбире Нәҗип Мәҗитов чыгыш ясады, ул Россия төбәкләре заводларында актив җитештерелә торган дистәләгән заманча агрегат, комплекс, машина авторы булып тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International