Соңгы еллардагы һава шартлары раславыннан күренгәнчә, туфрак эшкәртү авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләренең төп элементы булып тора һәм югары уңыш алуга зур йогынты ясый. Бу агротехник чара сөрүлек җирләрен йомшарту, туфракның өске катламын йомшак тоту, чүп үләннәргә, корткычларга һәм үсемлек авыруларына каршы көрәшү, су һәм җил эрозиясен булдырмау, туфракта дым сакланышын арттыру, туфракның уңдырышлылыгын торгызу процессларын көчәйтү, чыгымнарны саклап калу кебек мөһим бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Бу елның 12 октябреннән республиканың барлык муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы,«ЦАС «Татарский» ФДУ һәм «САС «Альметьевская» ФДУ белгечләре катнашында комиссия эшләде. Ул туфракны көзге эшкәртүнең күләмнәрен һәм сыйфатын тикшерде.
Комиссия белешмәләреннән күренгәнчә, республикада туфракны төп эшкәртү 1677,2 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланган эш күләменең 94%ын тәшкил итә, соңрак җыела торган культуралар - шикәр чөгендере, көнбагыш, орлык кукурузы җирләре бу исәпкә кермәгән. Туфрак эшкәртү буенча Актаныш, Буа,Саба, Балтач, Әтнә, Тукай районнары алда бара, аларда бу эш төгәлләнү дәрәҗәсендә.
Бу эшне башкаруда арттарак калган районнар арасында: Менделеевск, Алексеевск, Әлмәт, Чирмешән, Мөслим, Әгерҗе, Кайбыч муниципаль районнары хуҗалыклары. Кукмара муниципаль районының «Исток»ҖЧҖ, Арча районының «Арча» агрофирмасы ҖЧҖ, Менделеевск районының «Абалач» ҖЧҖ, Мөхәммәтвәлиев И.Г. КФХ, Әгерҗе районының «С-Омга» ҖЧҖ, Баулы муниципаль районының «Хансвер»ҖЧҖ һәм Вәлиев Р.Р. КФХ хуҗалыкларында туфрак эшкәртү эшләре тиешенчә оештырылмаган, аларда эшкәртелгән җирләр 50%тан да кимрәк тәшкил итә. Комиссия әгъзалары уйлавынча, туфракны төп эшкәртү вакытын уздырган хуҗалыкларның киләсе ел уңышын югалтуларын бүген үк фаразларга була.