Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм Көнчыгыш-Казахстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Узган атнада “Көнчыгыш-Казахстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең “Өскемен” белем арттыру үзәге базасында түгәрәк өстәл артында очрашу узды, анда "ВКНИИСХ" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнеңгенераль директоры Александр Томашенко, генераль директорның фән буенча урынбасары Нурлан Токтаров, баш фәнни сәркатип Наталья Анненкова, бу фәнни-тикшеренү институтының бүлекләр мөдирләре һәм галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, “ТатНИИСХ” ФДБФУ директоры Марсель Таһиров катнашты.

Очрашу барышында фәнни тикшеренүләрнең алдынгы ысулларын үстерү һәм фәнни кадрлар әзерләү мәсьәләләре буегнча фикер алышынды. Шулай ук Казахстан һәм Россия галимнәре хәл итәргә алынган бүгенге авыл хуҗалыгы җитештерүенең актуаль проблемалары каралды.

Казахстанда узган очрашу йомгаклары буенча “Көнчыгыш-Казахстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт (ҖКШ) һәм “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ арасында хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды. Документны "ВКНИИСХ" ҖКШның генераль директоры Александр Томашенко һәм “ТатНИИСХ” ФДБФУ директоры Марсель Таһиров имзаладылар.

Меморандум фәнни тикшеренүләр өлкәсендәге дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International