КДАУ базасында Россия фәннәр академиясенең Механизация, электрификация һәм автоматизация секциясе бюросының күчмә утырышы булачак

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

2015 елның 22-23 октябрендә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Россия фәннәр академиясенең Механизация, электрификация һәм автоматизация секциясе бюросының күчмә утырышы булачак. Чараның темасы - «Авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүендә, печәнлекләрне һәм утлавыкларны торгызуда импортны алыштыра торган югары технологияләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүенә импортны алыштыра торган инновацион техниканы проектлау, булдыру һәм гамәлгә кертү өчен белгечләр әзерләү».

Утырышта импортка бәйлелекне киметү һәм Россия Федерациясе агросәнәгать комплексында үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралачак.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 65 йортКДАУның актлар залыБашлана 09.30 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International