Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2015 елның 22 сентябрендәге 218/2-пр номерлы боерыгы нигезендә 2015 елның 12-16 октябрендә республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды.
Хуҗалыкларда комиссияләр эшләде, алар составына Министрлыкның бүлекләр башлыклары, механизация һәм игенчелек хезмәтләре белгечләре, шулай ук ведомствога караган оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре керде.
Комиссияләр тарафыннан АПК оешмаларында техниканы саклауга кую эшләренең барышы, машина-трактор паркларындагы тәртип, техникадагы кимчелекләр, хезмәтне саклауның торышы һәм АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын көзге-кышкы ремонтлауга әзерлеге тикшерелде һәм бәяләнде.
Күпчелек хуҗалыклар техниканы, техник культуралар җыюны башкара һәм туфрак эшкәртә торган техникадан тыш, кышкы саклауга куюны төгәлләгәннәр. Ашлык һәм терлек азыгы җыя торган комбайннарның кайберләре ябык биналарда яисә өсте ябылган урыннарда саклана.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм сервис оешмаларында урып-җыю техникасының һәм авыл хуҗалыгы машиналарының кимчелекләрен билгеләү буенча планда каралган эшләр башланган.
Күп хуҗалыкларда тырмаларны, чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлауга керешкәннәр дә инде.
Гадәттә күпчелек авыл хуҗалыгы формированиеләре чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын салкыннарга кадәр ремонтлап та бетерәләр.
Конкурс йомгаклары буенча Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбыч, Сарман районнары хуҗалыкларында машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге яхшы дип билгеләнде.