Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2015 елгы ашлыкка сатып алу бәяләре билгеләнде һәм дәүләт интервенция фондына сатып алу үткәрелә

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 16 июнендәге 53-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2015 елгы ашлыкны дәүләт интервенция фондына сатып алу үткәрелә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 5 октябрендәге 460 номерлы күрсәтмәсе нигезендә бер тонна ашлык культурасына түбәндәге минималь (старт) бәяләре билгеләнде: 3 нче класслы йомшак бодай 10900 сум тора: 4 нче класслы йомшак бодай - 10400 сум, 5 нче класслы йомшак бодай - 8800 сум, 3 нче класстан да түбәнрәк булмаган арыш - 7400 сум, арпа - 7500 сум, 3 класслы кукуруз - 6900 сум.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә түбәндәгеләргә игътибар итәргә тәкъдим: ашамлык бодаена һәм арышка куелган сатып алу бәяләре базар бәяләреннән шактый аерыла, шуңа күрә торглар аша дәүләт интервенция фондына сату милекчеләр өчен табышлырак.

Торглар аша федераль интервенция фондына ашлык сату өчен түбәндәгеләр кирәк:

1. «Берләштерелгән ашлык компаниясе» ААҖенә тиешле токументларны тапшырып, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе статусын раслатырга;

2. «Милли товар биржасы» ЯАҖ счетына 2000 сум күләмендә аккредитация җыемын түләргә;

3. «Берләштерелгән ашлык компаниясе» ААҖенә аккредитация өчен кирәкле документлар тапшырырга;

4. Аккредитация шартнамәсе төзергә;

5. «Милли товар биржасы» ЯАҖ счетына бер тоннасы 60 сум исәбеннән гарантия взносы кертергә;

6. 2015 елгы уңыш ашлыгын сатып алу торгларында расписание нигезендә катнашырга.

2015 елгы ашлык уңышын дәүләт тарафыннан сатып алу интервенцияләре үткәрү кагыйдәләре һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән «2014-2015 елгы сатып алу интервенцияләре» бүлегендә «Милли товар биржасы» ЯАҖ сайтында яисә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.namex.org/Zakupki2015/ и http://moex.com/s953.

 «Мәскәү Биржасы» ААҖнең Идел буе филиалында аккредитация һәркөнне (ял көннәреннән һәм бәйрәм көннәреннән тыш) 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Түбән Новгород шәһәре, Холодный тыкр., 10а йорт, 6 нчы кат.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аккредитация мәсьәләләре буенча ярдәм, консультация ярдәме һәм торгларда катнашу хезмәтләре буенча ярдәм кирәк булса, «РАЦИН» ДУПнең авыл хуҗалыгы продукциясе мониторингы һәм маркетингы бүлеге башлыгы урынбасары Кәлимуллин Айрат Рөстәм улына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел (843) 221-77-93, моб. тел. 89172684091.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International