Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Яңа Чишмә» агрофирмасында яңа туган бозаулар өчен корылмалар урнаштырдылар

2015 елның 17 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Тубылгы Тау авылында «Сөт иле» ҖЧҖнең «Яңа Чишмә» филиалы фермасы территориясендә яңа туган бозаулар өчен 100 корылма урнаштырдылар. Иң мөһиме, бу эшне Тубылгы Тау һәм Ленино авыл җирлекләренең бюджет оешмалары хезмәткәрләре бушлай эшләделәр. Терлекчеләргә ихтыярый ярдәмгә килүчеләр үзләренә алган бу йөкләмәне бик кыска срокларда - өч көн эчендә - 12 - 14 октябрьдә башкарып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International