Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының авыл эшкуары казлар үстерү белән шөгыльләнә башлады

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Шешминка авылыннан Иван Самойлов берничә ел инде кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Язын ул каз бәбкәләре сатып ала, аларны үстерә, симертә һәм сата. Узган ел ул 500 каз бәбкәсе алган булса, быел исә аларның саны 1000 башка җиткән.

Былтыр Иван Самойлов казлар үстерү белән үзе генә шөгыльләнгән, быел казлар саклауда булышу өчен үзенә тагын бер ярдәмче алган.

Авыл эшкуары Иван Самойлов үстергән казларга ихтыяҗ зур. Даими сатып алучылары да бар. Аларга хәтта алдан заказлар да биреп куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International