Татарстанда авыл туризмы өлкәсендә «Туристик маршрутларны проектлау һәм булдыру» буенча республика семинары узачак

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт туризм комитеты ярдәмендә, авыл туризмы өлкәсендә туристик продуктлар булдыру буенча «Алга, Авылга!» дигән укыту программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елның 23-25 октябрендә «Туристик маршрутларны проектлау һәм булдыру» буенча проект-методик семинар узачак.

Семинарга эшкуарлар, җирле үзидарә органнары белгечләре, авыл туризмын үстерү белән кызыксынучы затлар чакырыла.

Семинар эшендә шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының Дәүләт туризм комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, башка партнер оешмаларның һәм ведомстволарның вәкилләре, республиканың әйдәүче тренерлары катнашачак.

Семинар авыл туризмы субъектларына кагылышлы программалар турында лекцияләр, туристик продуктлар проектлау, булдыру һәм бизнес-планлаштыру буенча тренинглар, туристик продуктларга тотрыклы ихтяҗ булдыру буенча түгәрәк өстәл уздыру рәвешләрендә барачак.

Чара Аккош (Лебяжье) поселогында «Пламя» ДОЛда узачак.

Теркәлү 23 октябрьдә 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Казан шәһәре, Тукай ур., 58 йорт, 301 офис.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International