«Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы кооперациясенең алдагы үсеше турында фикер алыштылар

2015 елның 16 октябре, җомга

Бу елның 14 октябрендә «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый советы һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы фермер хуҗалыклары инициативасы белән авыл хуҗалыгы кооперациясе үсеше мәсьәләләре буенча тәүгәрәк өстәл үткәрелде.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре,Татарстан Республикасы Питрәч, Кукмара, Лениногорск муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, Казан дәүләт аграр университеты,   Казан кооператив университеты,«Татарстан Республикасының Биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге» АҖтуфракның, үсемлекләрнең һәм хайваннарның продуктивлылыгын торгызу өлкәсендә экологик юнәлешле биотехнологияләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә кече хуҗалыкларны авыл хуҗалыгы кооперативларына берләштерү мөмкинлекләре, перспективалары һәм өстенлекләре, кулланучылар кооперативларына дәүләт ярдәме рәвешләре, җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшырту зарурлыгы турындагы мәсьәләләр каралды. Боларны бары тик уртак тырышлык белән, бергәләп хәл итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International