Татарстанның Азнакай муниципаль районында “Таллы Бүләк” АХҖК терлекләрне беренчеләрдән булып абзарларга кертте

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында “Таллы Бүләк” АХҖК терлекләрне районда беренчеләрдән булып абзарларга кертте.

«Фермаларда быел капиталь ремонт ясалдытүбәләр профнастил белән ябылды. Киләсе елда да ремонт эшләрен дәвам итәргә уйлыйбыз, савым сыерларын тагын 100 башка арттырырга планлаштырабыз. Бүгенгә 200 баш сыер бар бу әз», - дип сөйләде АХҖК җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.

Хуҗалыкта кышка 18 мең центнер сенаж әзерләнгәнузган елдан 12 мең центнер калган. Шулай ук 750 тонна печән әзерләнгән, 1 сыерга 4 тонна чыга, фураж да җитәрлек.

Хәзер терлекләрне рапс һәм кукуруз катнашмасы белән ашаталар, шулай ук бер сыерга 4 кг исәбеннән фуражбирелә, буаз сыерларга тагын 2шәр кг пешкән солы өстәп бирәләр.

Хуҗалыкта терлекләр санын арттыру мәсьәләләре белән ясалма аталандыру буенча белгеч ГөлчирәФатыйхова шөгыльләнә. Монда 100 сыердан 77 бозау алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International